Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2018 елда Россия Федерациясендә FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү чорында Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирларны һәм багажны, һәм аларның транспорт чараларын ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны ирекле аккредитацияләү мәсьәләсе каралды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, диспетчер хезмәтләре вәкилләре, шулай ук юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, һ.б. катнашты.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров таксомотор компанияләрен ирекле аккредитацияләү тәртибе раслануын хәбәр итте.
Киңәшмәдә җиңел таксида хезмәт күрсәтүгә тарифларны нигезсез арттырырга ярамавы, законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәргә, автомобильнең техник торышын контрольдә тотарга һәм машина йөртүчеләрнең тиешле тышкы килешләрен тәэмин итү кирәклеге билгеләп үтелде.
Ирекле аккредитация 2018 елның 14 июненә кадәр уздырыла.
Күрсәтелгән Тәртип белән сез түбәндәге адрес буенча таныша аласыз http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/postanovleniya-kabineta-ministrov-respubliki-36962.htm.