“Тукта ВИЧ/СПИД” бөтенроссия акциясе кысаларында «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе Республика СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге белән берлектә 16 майда ВИЧка бушлай аноним экспресс-тест оештырдылар.
Теләге булган һәркемнең Казан-1 станциясенең шәһәр яны вокзалында икенче катта тикшерү узу һәм белгечтән консультация алу мөмкинлеге булды. Акциядә барлыгы йөзгә якын кеше катнашкан - яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә.
Шулай ук «Содружество» АҖ 20 майга кадәр бөтен хезмәт күрсәтү полигонында ВИЧны профилактикалау буенча мәгълүмати листовкалар тарата һәм экраннарда әлеге тематикага видеороликлар трансляцияли.
Акциянең максаты – Россиядә ВИЧның таралу проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, төрле социаль төркем вәкилләрендә үз сәламәтлекләренә һәм тирә-юньдәгеләр сәламәтлегенә карата җаваплылык хисләре тәрбияләү.