25 һәм 29 май көнне техник сәбәпләр аркасында Свияжск-Казан һәм Казан-Канаш шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрә.
6302 нче номерлы Свияжск-Казан поезды Свияжск станциясеннән 05.20 кузгалып китә, Яшел Үзән станциясенә кадәр үзгәргән җәдвәл буенча хәрәкәт итә (05.39 – 05.40), алга таба гамәлдәге җәдвәл буенча Казан станциясенә 06.43 килә.
6351 нче номерлы Казан-Канаш поезды Казан станциясеннән 04.53 китә, Канаш станциясенә 07.39 килә.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.