Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 81 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,51 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,24 метрдан санала), Камада су 63,15 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 107 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5076 кеше килгән, 5626 пассажир киткән.

15 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, кич урыны белән яңгыр, яшен, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура: +22 - +27 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International