Ленин дамбасында Кремль ягына Чистай урамыннан Ташаяк урамына кадәр юлның өске катламына чыдамлы асфальт-бетон җәю буенча эшләр тәмамланып килә. Асфальт-бетон япмасы инде фрезерланган һәм асфальт-бетонны тигезләүче катлам җәелгән. Ремонт барышында шулай ук юл хәрәкәтен оештыру чараларын яңарту, борт ташларын өлешчә алыштыру һәм барьер коймалар кую планлаштырылган. Ленин дамбасын «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында ремонтларга 154,779 млн. сум бүлеп бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, Дамбаның озынлыгы Меңьеллык Мәйданыннан Эшче урамына кадәр - 1630 метр, юл һәр якка 5 полосадан тора. Хәрәкәт ешлыгы сәгатенә 2000-2500 автомобиль тәшкил итә. Дамбаның юл катламы 80% тузган булган.