«Содружество» пассажир компаниясе 14 майдан өч шәһәр яны поездының җәдвәлен үзгәртә. 6401 нче номерлы Шәмәрдән-Казан поезды Шәмәрдән станциясеннән 04.16 кузгала, Казан станциясенә 06.34 килә; 6405 нче номерлы Арча-Казан поезды Арча станциясеннән 07.00 китә, Казан станциясенә 08.46 килә һәм 6420 нче номерлы Казан-Нократ Аланы поезды Казан станциясеннән 06.04 китә, Нократ Аланы станциясенә 09.18 килә.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.