Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,04 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,24 метрдан санала), Камада су 63,46 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3299 кеше килгән, 3116 пассажир киткән.

10 нчы майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, төньяктан талгын җил. Температура: +9 - +14 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International