«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында Казанда Нигъмәтуллин урамы тулысынча ремонтланачак

2018 елның 4 мае, җомга

Бүген «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Нигъмәтуллин урамы ремонтлана башлады. 460 метр озынлыктагы урам Яңа-Савин районында Сибгат Хәким һәм Чистай урамнары арасында урнашкан. Ул Футбол буенча дөнья чемпионаты маршрутына барып тоташа һәм Су спорты төрләре сарае һәм «Казан-Арена» футбол стадионы  янында урнашкан.

Ремонт барышында 2 830 кв.м мәйданда яхшы сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам өслек җәеләчәк, горизонталь тамга төшереләчәк, юл билгеләре һәм коймалар куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International