Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә янгын сүндерү поездлары җәйге чорны башларга әзер

2018 елның 4 мае, җомга

Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә дүрт янгын сүндерү поездлары әзерләнгән. Хәрәкәттәге состав регионның төп станцияләрендә  урнашкан: Ульяновск, Бөгелмә, Круглое поле һәм Нурлат. Бер поездның хезмәт күрсәтү зонасы гомуми файдаланудагы тимер юллар буенча 100-120 км тәшкил итә.

Барлык янгын сүндерү поездлары даими әзерлектәге авария-коткару формированиеләре буларак аттестацияләнгән. Янгын сүндерү поездлары табигый януларны (шул исәптән, үләнне, тимер юл полосалары янындагы куакларны) сүндерүдә актив җәлеп ителә.

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуны профилактикалауга зур игътибар бирелә. Тимер юллар, шпаллар саклау урыннары, ясалма корылмалар һәм тимер юл чикләрендә урнашкан башка объектлар тикшерелә, көнкүреш чүп-чарлары җыеп алына.  

Янгыннан саклау хезмәткәрләре даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктажлар узалар. Аерым игътибар вокзалларда һәм поездларда пассажирларга мәгълүмат бирүгә юнәлдерелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International