Узган ялларда «Бигеш» аэропортыннан Антальяга беренче рейс юл тотты

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бу сезонда Анатолийск яр буена беренче рейсны 29 апрельдә Atlas Global Төркия авиакомпаниясе башкарды. Airbus A321 бортында ялга 215 турист юл тотты.

Бигеш аэропортының язгы-җәйге җәдвәлендә Atlas Global авиакомпаниясе атнага 6 рейс үтәячәк. Очышлар 2018 елның  29 апреленнән 27 октябренә кадәр башкарылачак. Рейслар Intourist һәм Anex tour туроператорларының очыш программалары кысаларында планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Бигеш» аэропортының язгы-җәйге җәдвәлендә Антальяга рейсларны Atlas Global, Nordwind Airlines һәм Azur Air авиакомпанияләре башкарачак. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында өстәмә рейслар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International