Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 115 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 51, 85 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,24 метрдан санала), Камада су 63,32 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3633 кеше килгән, 4226 пассажир киткән.

5 нче майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Температура: +22 - +26 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International