Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ремонт эшләре алып барылган, шул исәптән «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында, Казанның юл-урам челтәре объектларын тикшерде. Чарада шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, Казан шәһәре тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов катнашты.
Ремонт эшләренең барышы Оренбург тракты, Киров дамбасы, Меңьеллык Мәйданы, Павлюхин һәм Восстание урамнарында тикшерелде. Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, юлчылар алдында түбәндәге төп бурыч тора - Футбол буенча дөнья чемпионатының клиент төркемнәре хәрәкәте маршрутлары уза торган урамнарда ремонт эшләрен төгәлләү. Моның белән бәйле рәвештә барлык эшләр этапларга бүленгән. Беренче этапка - эшләрне 1 июньгә тәмамлау срогы белән Павлюхин урамы, Оренбург тракты, Ленин дамбасы, Меңьеллык Мәйданы, Декабристлар, Ибраһимов, Себер тракты, Подлужная һәм башка урамнардагы тротуарлар керә.
Бүгенге көндә эшләр Оренбург тракты, Павлюхин, Петербург, Восстание, Сибгат Хәким урамнарында, Ленин һәм Киров дамбаларында башланган.
Моннан тыш, Бондаренко урамында төзү-монтаж эшләренә, Бертуган Батталовлар урамы буенча автомобиль юлын реконструкцияләүнең һәм Магистраль урамын ремонталауның икенче этабына керештеләр.
Калган объектларда ремонт Чемпионатны уздырганнан соң башланачак.
Казанда барлыгы 184 ишегалды территориясен һәм 199 урам-юл челтәрен ремонтлаячаклар, шул исәптән 64-е - «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында.
Тикшереп чыгу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ремонт эшләре график буенча бара.