“Пассажирлар көне” шәһәр яны поездларында 28 апрельдә узачак

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

“Содружество” шәһәр яны компаниясе 28 нче апрельдә “Пассажирлар көне” акциясен үткәрә. Чара барышында теләге булган һәркем шәһәр яны тимер юл транспортында ташуларны оештыру буенча сораулар бирә һәм үз тәкъдимнәрен җиткерә ала.

Акция түбәндәге шәһәр яны поездларында узачак:

- 6365 нче номерлы Казан-Албаба поезды Казан-Свияжск участогында;

- 6422 нче номерлы Казан-Сосновка поезды Казан-Бирюли участогында;

- 6102 нче номерлы Канаш-Казан поезды Канаш-Урмары участогында;

- 6371 нче номерлы Ижевск-Кизнер поезды Пычас-Кизнер участогында;

- 6517 нче номерлы Янаул-Ижевск поезды Янаул-Сарапул участогында;

- 6362/6363 нче номерлы Ижевск-Воткинск-Ижевск поездлары.

“Пассажирлар көне” мәгълүмати акцияләр пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен даими рәвештә үткәрелә. Барлык мөрәҗәгатьләр рәсми рәвештә теркәлә, һәрберсе буенча оператив чаралар күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International