Республиканың сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе командалары арасында Пуля белән ату буенча чемпионат узды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Узган шимбәдә “Сәламәтлек-2018” спартакиадасы кысаларында кечкенә калибрлы винтовкадан ядрә белән ату буенча ярышлар узды. Аларда сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре һәм оешмалары командалары катнашты.

Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы профсоюзыннан ату буенча командаларны «Институт «Татдорпроект» АҖ, «Госкорпорация по ОрВД» ФДУП, Татаэронавигация һәм А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы хезмәткәрләре тәкъдим итте.

Ярыш йомгаклары буенча команда зачетында беренче урынны 219 очко белән элемтә профсоюзы командасы яулады.  Икенче урын автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы профсоюзы командасына бирелде – 201 очко. Өченче урын – 194 очко җыйган Профавиа командасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International