Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 90 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 12 тапкыр тизлек режимы бозылган, 38 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 12 халыкара рейслар. 3568 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3548 кеше килгән.