Түбән Кама районында 3 майдан Зәй-Сухарево автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районында 3 майдан 3 июльгә кадәр Зәй-Сухарево автомобиль юлының 7 чакрымыннан 16 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.

Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Сухарево авылына керү юлы» һәм Чистай-Түбән Кама автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International