Казан тимер юлчылары телефонда музыканы блокадалау өчен кушымта уйлап тапканнар

2018 елның 20 апреле, җомга

          Казан тимер юлчылары Safe train («Поездан саклан») мобиль кушымтасы уйлап тапканнар һәм эшләгәннәр, ул тимер юлларына якынаю турында кисәтә. Яңа кушымтаның эшен журналистларга Казан-2 вокзалы территориясендә тәкъдим иттеләр.

         Safe train – бу тимер юл инфраструктурасы объектларында балалар травмасын профилактикалау өчен инновацион чишелеш. Бу кушымтаны булдыруга, аны эшләүчеләрне, тимер юлда балалар травмасының сәбәпләрен (алар арасында – игътибарсызлык, наушниклар аша музыка тыңлау, мультимедиалы файллар карау) анализлау этәрде.

         «Бала тимер юлга 70 м кимрәк арага якынлашса "сары зона"га эләгә, аның медиаконтент тыңлауга блокада ясала. Ара 50 м кимесә "кызыл зона"га эләгә – тавышлы һәм виброхәбәр барлыкка килә. Телефондагы теләсә кайсы мультимедиялы контент туктатыла», – дип ачыклык кертте Казан региональ элемтә үзәге баш инженеры Андрей Алмазов.

          Safe train активлаштырылган геолокация системасы белән Интернет челтәренә тоташтырмыйча эшли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International