Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге тимерьюлчылары I кварталда 26 тимер юл милкен урлау очрагына юл куймаганнар

2018 елның 20 апреле, җомга

Куйбышев тимер юлында тимер юл милкен урлау очраклары санының кимегәне күзәтелә. Уңай нәтиҗәләргә тимерьюлчылар, транспорт полициясе һәм сак предприятиеләре хезмәткәрләренең даими уртак профилактика эшләре ярдәмендә ирешелгән. Куйбышев региональ үзәгенең Идел-Кама бүлеге мәгълүматлары буенча 2018 елның гыйнвар-март айларында 26 тимер юл милкен урлау очрагына юл куелмаган, шул исәптән тимер юл җиһазларын урлауга 1 омтылыш булган.  

2018 елның беренче кварталында әйберләрне саксыз калдыру очрагы саны үткән елның шул чорындагы кебек калган (1 очрак). Тимер юл инфраструктурасы объектларында шундый әйберләрне күргән очракта, иминлекне тәэмин итү өчен, урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләре чакыртыла.

 Куйбышев тимер юлы гражданнарның исләренә төшерә, тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылу магистраль эшенә тискәре йогынты ясый. Бигрәк тә шәһәр яны һәм ерак араларга йөрүче поездлар хәрәкәтенә һәм  административ,  шулай ук җинаять җаваплылыгына китерә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International