Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 80 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52, 64 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,24 метрдан санала), Камада су 63,40 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4115 кеше килгән, 3565 пассажир киткән.
20 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, төнлә һәм иртән урыны белән томан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +6 - +11 градус.