Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында Казан шәһәре транспорт инфраструктурасының 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлегенә багышланган пресс-конференция узды. Анда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров һәм Казан шәһәре башкарма комитетының Траспорт буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов катнаштылар.
Спикерлар хәбәр итүенчә, уздырылган анализ нигезендә һәм заявкалар буенча Казанга килүнең төп ноктасы «Казан» халыкара аэропорты булачак. Җанатарлар һәм тамашачыларга транспорт хезмәте гамәлдәге «Аэропорт – тимер юл вокзалы «Казан-1» тимер юл маршруты кысаларында күрсәтеләчәк.
«Казан-1» тимер юл вокзалында транспорт персоналы һәм волонтерлар эше оештырылачак, навигация билгеләнгән. Тимер юл вокзалы янында җанатарлар өчен махсус «ШАТТЛ» маршрутлары (Коротченко ур.) өчен автобус станциясе оештырылачак.
Матчлар уздыру көннәрендә өстәмә махсус автобус маршрутлары оештырылачак һәм шәһәр җәмәгать транспортының эше матч тәмамланганнан соң 4 сәгатькә озайтылачак.
Шулай ук пресс-конференциядә катнашучылар Чемпионат матчларына шәхси транспортта килгән кунаклар өчен 8 махсус парковка җәлеп ителүен билгеләп үттеләр.