Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 67 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52, 81 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,24 метрдан санала), Камада су 63,26 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3759 кеше килгән, 3397 пассажир киткән.

19 нчы апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +7 - +12 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International