Казан елга порты Казан-Югары Ослан маршруты буенча кышкы навигацияне туктата

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

         4 нче апрельдә Казан елга порты Казан-Югары Ослан маршруты буенча кышкы навигацияне туктата.

         Исегезгә төшерәбез, кышкы навигация 2017 нче елның 28 декабрендә ачылды. Һава мендәре судноларында Казаннан Югары Осланга һәм кире юнәлештә даими маршрутларны “Татфлот” суднолар йөртү компаниясе оештырган иде.

         Идел һәм Кама буенча җәйге навигацияне ачу 30 нчы апрельгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International