Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 88 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 396 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 283.

Казан аэропортыннан 100 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 21 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3776 кеше килгән, 3362 пассажир киткән.

3 нче апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +2 - +7 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International