Алексеевск һәм Әлки муниципаль районнарында «Алексеевск-Югары Колок» автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Алексеевск муниципаль районында 2018 елның 31 мартыннан 31 декабренә кадәр«Алексеевск-Югары Колок» автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә Актай елгасы аша күперне төзекләндерү планлаштырылган.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Алексеевск-Югары Колок»-Базяково-Тукай һәм «Базарлы Матак-Болгар» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International