Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 405 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 251.

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3306 кеше килгән, 2515 пассажир киткән.

2 нче апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез юеш кар, урыны белән томан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +1 - +6 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International