2018 елның 31 мартында ДОСААФ тирында Татарстан Республикасының юл-транспорт комплексы предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында “Сәламәтлек-2018” спартакиадасы кысаларында кечкенә калибрлы винтовкадан ядрә белән ату буенча ярышлар узды.
Ату буенча ярышларда тармакның 10 спорт командалары катнашты.
Төз атуны һәм яхшы нәтиҗәләрне түбәндәге спортчылар күрсәтте:
Закиров Илһам - «Каздорстрой» ААҖ, мөмкин булган 50дән 45 очко җыйды;
Измайлов Денис – «Татаэронавигация» АҖ - 47 очко;
Яруллин Динар – А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы – 43 очко;
Лучкин Александр – «Транспроект» АҖ - 42 очко;
Черничко Алексей - «Татаэронавигация» АҖ - 42 очко;
Данилов Владислав - «Институт «Татдорпроект» АҖ - 42 очко;
Гарифьянов И. – «Волгадорстрой» ҖЧҖ - 42 очко;
Андрей Митрофанов – Казанның «ПАТП № 2» МУП - 40 очко.
Хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне «Институт «Татдорпроект» АҖ спортчысы Агзямова Оксана күрсәтте – 43 очко.
Ярыш йомгаклары буенча түбәндәге командалар җиңүче булды:
I урын - «Татаэронавигация» АҖ
II урын – «Институт «Татдорпроект» АҖ
III урын – Казанның «ПАТП № 2» МУП.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!