«Бигеш» халыкара аэропорты һава судноларына иң тиз хезмәт күрсәтү буенча рекорд куйган

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Кичә "Бигеш" аэропорты «Җиңү» авиакомпаниясенең Boeing 737-800 судносына нибары 20 минутлык хезмәт күрсәтү уникаль схемасын тәкъдир итте. Россия буенча мондый типтагы һава судноларына хезмәт күрсәтүнең уртача стандарт вакыты бер сәгать тәшкил итә.

Һава судносының борылу вакытын 20 минутка кадәр кыскартуга ирешү җир өстендә хезмәт күрсәтүнең барлык процессларын оптимальләштерү һәм параллель тәэмин итү хисабына мөмкин булды. Өстәвенә, югары тизлек белән хезмәт күрсәтү катгый иминлек таләпләре нигезендә башкарыла.

Моннан тыш, "Бигеш" аэропорты җир өстендә хезмәт күрсәтүдә җәлеп ителүче техника паркын арттырды. Шулай итеп, рейска тиз хезмәт күрсәтү буенча презентация барышында Россиядә җитештерелгән НЕФАЗ компаниясе (КАМАЗның бүлендек предприятиесе)  эшләп чыгарган беренче перрон автобусы кулланылды.

Хәзерге вакытта Бигеш Россиядә судноларның мондый кыска вакыт эчендә борылу схемасын кулланучы бердәнбер аэропорт. Тиз вакыт эчендә хезмәт күрсәтү ярдәмендә авиакомпанияләрнең очышлар санын арттыру мөмкинлеге барлыкка килә. Шуның хисабына очу сәгатенең үзкыйммәте кими, димәк, билет бәясе дә.

"Бигеш" аэропортыннан коллегаларны чираттагы казанышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International