Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 63 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 517 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 382.
Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3380 кеше килгән, 2698 пассажир киткән.
29 нчы мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: -4 - +1 градус. Юлларда бозлавык.