2018 елның 27 мартында «Җиңү» лоукостеры «Бигеш» аэропортыннан Санкт-Петербургка турыдан-туры рейслар үти башлады.
Төньяк башкалага даими рейслар 189 урынлы заманча Boeing 737-800 лайнерларында башкарыла.
2018 елның 27 мартынан 17 апреленә кадәр рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак:
«Пулково» аэропортыннан очыш 15:30 сәгатьтә – «Бигеш»кә 17:40 килә;
«Бигеш»тән 18:05 очып китә - «Пулково» аэропортына 20:15 төшә.
2018 елның 18 апреленнән 27 октябренә кадәр очышлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә:
«Пулково» аэропортыннан очыш 17:40 сәгатьтә – «Бигеш»кә 19:50 килә;
«Бигеш»тән 20:15 очып китә - «Пулково» аэропортына 22:25 төшә.
Юлдагы гомуми вакыт - 2 сәгать 20 минут. Минималь билет бәясе, барлык аэропорт җыемнарын исәпкә алып, 499 сум тәшкил итә.
Санкт-Петербург лоукостерның маршрут челтәрендә Бигеш аэропортыннан юнәлешләр саны буенча өченче булды. 2016 елның июнь аенда "Җиңү" авиакомпаниясе Бигештән Сочига беренче рейсны җибәрде, 2016 елның октябрендә лоукостерның Мәскәүгә рейслары старт алды, алар бүген дә үтәлә, Кама аръягы халкы арасында зур популярлык казана.