Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 62 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 310 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 185.

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3625 кеше килгән, 3607 пассажир киткән.

28 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кар, көндез урыны белән яңгырлы кар, кайбер районнарда буран һәм бозлавык, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -4 - +1 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International