«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Дубравная урамында тулысынча ремонт ясалачак

2018 елның 27 марты, сишәмбе

2018 елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Дубравная урамы тулысынча ремонтланачак. Аның озынлыгы 2,25 км тәшкил итә, транспорт йөри торган юлның (һәр юнәлештә ике хәрәкәт полосасы белән) киңлеге - 14 м. Ремонт барышында 40 500 кв.м мәйданда яңа катлам югары сыйфатлы асфальт-бетон җәеләчәк (искесе салдырылачак), 10 600 кв.м мәйданда тротуар төзекләндереләчәк. Шулай ук ике тукталыш мәйданчыгын үзгәртү, горизонталь юл билгеләре төшерү планлаштырылган.

Дубравная урамы ремонт планына юлларның техник торышы һәм «Халык контроле», Бөтенроссия Халык Фронтының «Җимерек юллар картасы» дәүләт мәгълүмат системасына агломерация халкының мөрәҗәгатьләре нигезендә кертелгән.

Дубравная урамында даруханәләр, 18 нче шәһәр сырхауханәсе, стоматология, «Восхождение» тернәкләндерү үзәге, ветеринария үзәге, 3 балалар бакчасы, 150 нче номерлы рус-татар мәктәбе, 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе, Казан шәһәре Идел буе районында Федераль миграция хезмәте идарәсе бүлеге, төзелеш оешмалары, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре урнашкан.

Терегулов, Жимешле (Плодопитомник), Затлы, Габишев, Зорге һәм Җиңү проспекты урамнары белән кисешә. Урамның исеме якында төзелүче метро станциясенә дә бирелгән – ул Имәнлек һәм Фучик урамнары арасында, Зорге урамы буенча булачак. 2018 елның май аенда станцияне ачу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International