ҖӘЙ-2018 сезонында «Казан» халыкара аэропортыннан түбәндәге даими һәм чартер рейслары башкарылачак.
Эчке юнәлешләрдә «Сибирь» авиакомпаниясе Новосибирскига пассажирлар ташый башлый, рейслар 3 июньнән 24 октябрьгә кадәр чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 78 урынлы Embraer лайнерларында башкарылачак. «ЮТэйр» авиакомпаниясе май башында Казан-Волгоград-Сочи маршрутын ача.
Татарстан авиаташучысы «ЮВТ АЭРО» Казан-Томск маршрутын Красноярскига очыш белән тулыландырды - Казан-Томск-Красноярск рейслары июнь уртасына кадәр планлаштырыла.
Гадәттәгечә, Казан-Мәскәү маршруты иң популярлардан: даими рейсларны «Аэрофлот», «Сибирь», «ЮТэйр», «Россия» һәм «Северный ветер» авиакомпанияләре башкарачак.
Хәзерге вакытка булган мәгълүмат буенча, җәйге чорда «Җиңү» авиакомпаниясенең Анапага атнага 3 очышы, «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең Сочига атнага 2 очышы, шулай ук төрле авиаташучыларның Симферополь һәм Сочига атнага 10-нан артык (конкрет айга карап) рейслары планлаштырылган.
Халыкара юнәлешләргә килгәндә, Белоруссия башкаласына рейсларны 27 апрельдән «Белавиа» авиакомпаниясе башлаячак, очышлар атнага 4 тапкыр заманча Embraer лайнерларында гамәлгә ашырылачак.
Тбилисига очышларны Georgian Airways авиакомпаниясе ачып җибәрде инде, алар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә гамәлдә. 25 апрельдән очышлар ешлыгын арттыру планлаштырыла - Казаннан Грузиягә чәршәмбе көннәрендә дә очып булачак.
«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Татарстан һәм якындагы төбәкләр халкына Грузиягә барырга өстәмә мөмкинлек бирә, июнь аеннан атнага 2 тапкыр Батумига очышлар башланачак.
Air Astana авиакомпаниясе Астанага очышлар программасын ача. Шул ук вакытта Казахстаннның башка авиаташучысы - SCAT авиакомпаниясе әлеге юнәлеш буенча очышлар ешлыгын атнага 3-кә кадәр арттыра.
Шулай ук Ташкент һәм Дүшәнбегә яңа рейслар ачыла - «Северный ветер» очышларны атнага 2 тапкыр 220 урынлы Airbus A321 самолетларында гамәлгә ашыруны планлаштыра.
ҖӘЙ-2018 сезонында Чираттагы мөһим вакыйга булып «Уральские авиалинии» компаниясенең Италиядәге Болоньега рейс ачуы тора.
Төркия авиакомпаниясе Atlas Global маршрутлар челтәрендә Даламан аэропортына атнага 4 тапкыр очышлар өсти. Onur Air Аланья курортыннан 45 км ераклыкта урнашкан Газипаша аэропортына яңа юнәлешләр ача.
Җәйге җәдвәл 2018 елның 25 мартыннан 27 октябренә кадәр гамәлдә булачак.