Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 79 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 276 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 158.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3013 кеше килгән, 3228 пассажир киткән.
27 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, юеш кар, кайбер районнарда буран, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 7-12 метр. Температура: -2 - +3 градус. Юлларда бозлавык.