Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 73 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 402 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 280.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3288 кеше килгән, 3844 пассажир киткән.
26 нчы мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кар, юеш кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - -3 градус. Юлларда бозлавык.