«Содружество» шәһәр яны компаниясе тест режимында Казан-Аэропорт-Казан маршрутында банк картасы аша юл йөрү өчен түләү хезмәтен башлап җибәрде

2018 елның 23 марты, җомга

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе тест режимында шәһәр яны поездларында йөрү өчен банк картасы аша түләүне башлап җибәрде. Хезмәт Казан-Аэропорт-Казан маршрутында гамәлгә кертелде.

Билет сатып алу өчен урыннарда йөрүче билет кассирында урнашкан махсус җайланмага картаны тыгарга һәм пин-код кертергә кирәк. Әгәр карта PayPass технологиясе белән җиһазландырылган булса, аны җайланмага куеп алырга мөмкин.

Түләү өчен Visa, Mastercard, Maestro, American Express, Union Pay түләү системаларының банк карталары кабул ителә.

«Содружество» компаниясенең киләчәккә планында барлык  шәһәр яны поездларында банк карталарын кабул итүче җайланмалар булдыру. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International