Май бәйрәмнәре вакытында Казаннан өстәмә поездлар йөриячәк

2018 елның 23 марты, җомга

Федераль пассажир компаниясе май бәйрәмнәре вакытында өстәмә поездлар санын арттыра. Алар пассажирлар ихтыяҗы аеруча зур булган юнәлешләрдә 27 апрельдән 12 майга кадәр юл тотачак.

Өстәмә поездларның 24 артык рейсы Татарстан башкаласын Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург белән тоташтырачак.

Поездлар хәрәкәте графигы, билет бәяләре турында тулырак мәгълүматны тимер юл вокзалларындагы барлык еракка йөрүче маршрутлар кассаларында, «РТЮ» ААҖ сайтындагы «Пассажирларга» бүлегендә һәм «РЖД Пассажирам» рәсми мобиль кушымтасы ярдәмендә алырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International