Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 23 марты, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 68 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 421 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 247.

Казан аэропортыннан 92 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3867 кеше килгән, 3558 пассажир киткән.

23 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә республиканың күпчелек районнарында кар, көндез урыны белән, җил төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: 0 - -5 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International