РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында юлларда куркынычсызлыкны арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлемне минимумга кадәр киметү иң мөһим бурыч булуын ассызыклады. Татарстанда 2018 елга Юл эшләре программасы кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча зур чаралар планлаштырылган.
Төбәк юлларында 10 юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе югары булган урын һәм 10 потенциаль авария хәлендәге участок тәртипкә китереләчәк. Республиканың 15 районында икенче дәрәҗәдәге автомобиль юлларында һәм белем бирү учреждениеләре янында 84 ясалма тигезсезлекләр булдыру планлаштырыла. 12 км металлдан барьер коймалар, 5000 артык юл билгеләре куелачак, горизонталь тамгалар төшереләчәк.
Автомобиль юлларының торак пунктлар аша узучы гомуми озынлыгы 60 км тәшкил иткән 40 участогында ясалма яктырту барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектын гамәлгә ашыру агымдагы елда дәвам итәчәк.
Аерым алганда, Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 46,8 км тәшкил иткән 36 урамда ремонт ясалачак, шул исәптән Дементьев, Нигъмәтуллин, Дубравная, Даурия, Академик Глушко, Фучик (Җиңү проспектыннан Зоргега кадәр), Восстание (Декабристлар урамыннан Горький шоссесына кадәр) һәм башка урамнарда. Моннан тыш, юл һәлакәтләре еш була торган урыннарда 17 урам чатында транспорт светофорлары, 688 юл билгеләре һәм 10239 метр озынлыкта коймалар куелачак.
Муниципаль юлларга килгәндә, 2018 елга гомуми озынлыгы 598 км тәшкил иткән 1136 объектны ремонтлау каралган. Республика муниципалитетлары 1262 юл билгесе, 100 ясалма тигезсезлек, якынча 6 км җәяүлеләр һәм барьер киртәләре, ясалма яктырту булдыруны планлаштыра.