ДЧ-2018 җанатарлары бушлай поездларда урыннарның өчтән бер өлешен бронировать иткәннәр

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

РТЮ һәм «Транспортная дирекция ЧМ-2018» оешмасы Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 уздыру вакытында өстәмә поездлар хәрәкәте графигын төзегәннәр. Җанатарларны түләүсез йөртү өчен  30 маршрут буенча 728 рейс билгеләнгән.

Поездлар кондиционерлар һәм экологик яктан чиста бәдрәф комплекслары, шулай ук вагон-ресторан белән җиһазландырылган уңайлы купелы вагоннардан формалашачак. Инновацион хәрәкәттәге состав: «Ласточка» электропоезды һәм «Стриж» тизйөрешле поездларының ике катлы вагоннарын җәлеп итү планлаштырыла. Ике катлы поездлар Мәскәү – Самара, Мәскәү – Санкт-Петербург, Мәскәү – Казан, Мәскәү – Адлер, Санкт-Петербург – Мәскәү юнәлешләрендә хәрәкәт итәчәк. «Ласточка» һәм «Стриж» поездлары җанатарларны бушлай Мәскәү – Түбән Новгород юнәлешендә йөртәчәк.

Җанатарларны түләүсез йөртү өчен 1176 вагоннан торган 75 состав, шул исәптән: 268 вагонлы 18 ике катлы состав, 10 вагонлы 2 состав «Ласточка» поезды, 20 вагонлы 2 состав «Стриж» поезды һәм 848 вагоннан торган 53 бер катлы состав, җәлеп ителәчәк.

Җанатарларга бушлай поездларга 440 меңнән артык урын тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта 160 меңнән артык билет бронировать ителгән инде, бу поездагы урыннарның гомуми саныннан  36% артып китә. Исегезгә төшерәбез, җанатарларга өстәмә поездларга урыннар бронировать итү «Транспортная дирекция ЧМ-2018» оешмасы интернет-ресурсында гамәлгә ашырыла. Бушлай йөрү хокукы алу өчен ДЧ-2018 матчларына билет сатып алырга һәм Fan ID җанатары паспорты рәсмиләштерергә кирәк.

Мәгълүмат өчен. 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узачак: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Ростов-на-Дону, Калининград, Екатеринбург һәм Саранскида. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International