Казан аэропорты Skytrax британ компаниясе версиясе буенча БДБ һәм Россиянең иң яхшы төбәк аэропорты дип танылды

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

        21 мартта Skytrax абруйлы британ консалтинг компаниясе бишенче тапкыр рәттән «Казан» халыкара аэропортына Best Regional Airport Russia and CIS премиясен (БДБ һәм Россиянең иң яхшы төбәк аэропорты) бирү турында карар чыгарды. Бүләкләү тантанасы Стокгольмда узды. Skytrax компаниясеннән World Airport Awards премиясе бөтендөнья гражданлык авиациясендә иң объектив һәм дәрәҗәле бүләкләрнең берсе, «Оскар» эквиваленты булып тора.

        Билгеләп үтәргә кирәк, Казан аэропорты бу юлы шундый престиж премия алучы Россия аэропортлары арасында бердәнбер булды. Һәм чираттагы тапкыр үзенең «Чанги» (Сингапур), «Хитроу» (Лондон), Токио, Абу-Даби, Цюрих, Мюнхен, Лос-Анджелес аэропортлары кебек тармак лидерлары белән дөньяның иң яхшы аэропортлары арасында тору хокукын раслады.

         World Airport Awards бүләген шулай ук Passenger's Choice Awards дип атыйлар, чөнки ул пассажирлар бәяләмәләре нәтиҗәләре буенча бирелә.

         Котлыйбыз, хезмәттәшләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International