Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 65 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 433 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 315.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3319 кеше килгән, 3138 пассажир киткән.
22 нче мартта Татарстанда болытлы һава көтелә, кар, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: 0 - -5 градус. Юлларда бозлавык.