Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен “Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе 22 нче мартта традициягә кергән “Пассажирлар көне”н үткәрә. Акция түбәндәге шәһәр яны поездларында узачак:
- 6365 нче номерлы Казан-Албаба поезды Казан-Свияжск участогында;
- 6422 нче номерлы Казан-Сосновка поезды Казан-Бирюли участогында;
- 6933 нче номерлы Ижевск-Кизнер поезды бөтен участокта;
- 6517 нче номерлы Янаул - Ижевск поезды Янаул-Амзя участогында.
Пассажирлар көне 11.00-12.00 сәгатьтә Алатырь станциясе шәһәр яны вокзалында да оештырылачак.
Чара барышында теләге булган һәркем шәһәр яны тимер юл транспортында ташуларны оештыру буенча сораулар бирә һәм үз тәкъдимнәрен җиткерә ала. Барлык мөрәҗәгатьләр рәсми рәвештә теркәлә, һәрберсе буенча оператив чаралар күрелә.