Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 147 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 64 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 526 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 377.
Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2579 кеше килгән, 3274 пассажир киткән.
21 нче мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез кар, җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: -2 - -7 градус. Юлларда бозлавык.