Казан-Мәскәү юнәлешендә гыйнвар-февральдә ике катлы поездларда пассажирлар ташу 9% артты

2018 елның 20 марты, сишәмбе

        Гыйнвар-февраль айларында «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең ике катлы поездлары Казан-Мәскәү юнәлешендә 56,6 мең пассажирга хезмәт күрсәткән, бу узган елның шул ук чорыннан 9% ка күбрәк. Казан иң популяр юнәлешләр бишлегенә керде. Гомуми ташу күләменең 9,7% тәшкил итә.

         Ике катлы вагоннардан торган поездларның маршрутлар челтәре киңәя бара. Хәзерге вакытта ике катлы 10 пар поезд 8 маршрут буенча йөри: Мәскәүдән Санкт-Петербург, Адлер, Казан, Воронеж, Самара, Кисловодск шәһәрләренә, шулай ук Санкт-Петербургтан Адлерга.

        ФПК паркында төрле типтагы 297 ике катлы вагон исәпләнә һәм аларның саны ел саен арта.

        Уңайлы булсын өчен һәм пассажирлар куркынычсызлыгына вагоннар заманча системалар белән җиһазландырылган. Әйтергә кирәк, һәр ике катлы поезд физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International