Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 149 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 100 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 435 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 294.

Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3094 кеше килгән, 3254 пассажир киткән.

20 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -4 - -9 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International