Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 149 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 445 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 246.

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2722 кеше килгән, 3653 пассажир киткән.

19 нчы мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә кар, көндез явым-төшемсез, җил көнбатыштан тизлеге секундына 6-11 метр. Температура: -3 - -8 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International