Куйбышев тимер юлының Идел-Кама регионы һәм Горький тимер юлының Казан регионы вокзалларында кечкенә күләмле йөк җибәрү хезмәте барлыкка киләчәк

2018 елның 16 марты, җомга

2018 елның март ахырына кадәр Куйбышев тимер юлының Идел-Кама регионында 4 эре вокзалда (Ульяновск, Димитровград, Бөгелмә, Яр Чаллы) «вокзалдан вокзалга» системасы буенча кечкенә күләмле посылкалар һәм хатлар җибәрү буенча хезмәт эшли башлаячак. Посылканың авырлыгы 30 килограммнан, ә өч үлчәнеш суммасы 180 сантиметрдан артмаска тиеш. Кечкенә күләмле йөк җибәрүнең бәясе посылка авырлыгыннан һәм конкрет вокзалдан чыгып санала һәм 350 сумнан башлана.

 Шулай ук бу вакытка йөк багажын кабул итү-бирү буенча хезмәт Горький тимер юлының Казан төбәгендәге 5 вокзалда барлыкка киләчәк - Казан - 1, Казан-2 (Восстание), Канаш, Чебоксар, Йошкар-Ола.

Йөк багажын кабул итү-бирү буенча пунктларның урнашу урыны буенча мәгълүмат махсус күрсәткечләрдә, мәгълүмати баганаларда, плакатларда урнаштырылачак һәм бөтен кеше ишетерлек элемтә (репродуктор) аша игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International