Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 16 марты, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 60 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 373 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 233.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3770 кеше килгән, 3368 пассажир киткән.

16 нче мартта Татарстанда болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, юеш кар, урыны белән буран, бозлавык,  көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -3 - +2 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International