Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2018 елга өзлексез һәм куркынычсыз пассажирлар навигациясен оештыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, Россия Елга Регистрының Югары Идел буе филиалы, Дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелеге Идел идарәсенең Казан линия бүлеге, Казан су юллары һәм судночылык районы, шулай ук «Татфлот» һәм «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» компанияләре вәкилләре катнашты.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта төп бурычларның берсе булып 2018 елгы пассажирлар навигациясенә әзерлек һәм аның өзлексез эшен тәэмин итү тора. 2017 нче елның декабрендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән «Татфлот» һәм «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» компанияләре арасында тиешле шартнамәләр төзелгән. Татарстанда Идел һәм Кама буйлап елга суднолары навигациясен ачу быел 30 апрельгә планлаштырылган.
Андрей Егоров хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге ярдәмендә 2017 елның сентябрь аенда ике тизйөрешле «Метеор» һәм «Восход» теплоходларын модернизацияләү башланды. Эшләрне 2018 елгы навигация башына төгәлләү планлаштырыла. Тизйөрешле теплоходлар популяр юнәлешләр - Казаннан Болгарга һәм Зөя утрауга рейсларында хезмәт күрсәтәчәк.