ТР Транспорт министрлыгында күңел ачу суднолары төзүгә техник заданиеләр каралды

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе кысаларында бердәм типтагы күңел ачу суднолары төзүгә техник заданиеләрне карау буенча киңәшмә узды. Техзаданиеләрне А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы белән Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы  эшләделәр. Фикер алышуда ТР Туризм буенча дәүләт комитеты, «Арабелла» ҖЧҖ, «Татфлот» һәм «Производственного объединения нерудных материалов «Набережные Челны» компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы белән Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы 50, 150 һәм 250 кеше сыйдырышлы бердәм гидродинамик платформа базасында җирле линияләргә экскурсияләр өчен суднолар проектларын тәкъдим иттеләр.

Киңәшмәдә кертелгән тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алып, судноларны җиһазландыру, тизлекне арттыру характеристикалары вариантлары буенча техник заданиеләрне эшләп бетерергә һәм судноларның бәяләрен төрле вариантларда күрсәтергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International